Мәчет күрке- халык
Боерган мәчете төзелүгә- 30 ел.
Тарихта авылларның дәрәҗәсе аның мәчет- мәдрәсәсе булуы белән билгеләнгән. Тукай районы Боерган авылындагы иман йорты да бик күркәм, үзенә тартып тора. Мәчет- авылыбыз горурлыгы, халкыбызның хөрмәтләп,киләчәккә ышаныч белән йөри торган изге гыйбадәт йорты.
Башкортостан Республикасы дәүләт архивының Диния нәзарәте фондында Боерган авылы мөселманнарының мәхәлләгә берләшүе, дин әhелләре сайлавы буенча байтак документлар сакланган.
Мәсәлән, авыл мәчетенең 1835 елдан эшләп килүе Өфе архивы документлары белән расланган, шул елның 23 нче декабрендә дин йортының имамы вазыйфасына Гимазетдин Фазуллин билгеләнә.
Аңа ул чакта 43 яшь булган.
Шул ук елда Боерган дин тотучылары җәмгыятенә Колыш авылының 30 гаиләсендә гомер иткән 98 мөэмине дә өстәлгән.
1859 елның 26 маенда мәхәллә дин тотучылары үз имамнары итеп М.Габделвахаповны сайлап куйганнар. Мулла Габделвахаповның дин тотучыга, мәчет әhеленә тап төшергән кыланышлары хакында архивның Диния нәзарәте фондында 9450 hәм 9702 нче делода саклана. Соңгы делода имам Габделвахаповның килешмәгән эшләре турында сөйләнә. Шул сәбәпле аның урынына, 1878 елның 17 февралендә авыл мулласы итеп Иске Байлар авылы кешесе Садретдин Сагдетдиновичны сайлап куйганнар.
1911 нче елгы документ гыйбадәтханәнең имам-хатыйбы вазыйфасында Мәгъсумҗан Мөхәммәтгәрәй улы Тимергалин
булганлыгын хәбәр итә (Б.Р.У.Д.Т.А. И – 295 ф, оп 14,д 3).
Ул бик зирәк имам булган диләр: гарәп, фарсы, рус телләрен белгән. 1925 елда ул Уфада уздырылган мөселманнар съездында катнашкан.
Киң күңелле, ачык йөзле имамны халык бик ярата. Авылда ул дини йолалар үткәрү белән генә чикләнми, мәчеттә балаларга гарәпчә дин сабакларын, дөньяви фәннәрне дә укыта.
Мәхәлләнең соңгы указлы имам-хатибы Мәгъсумҗан хәзрәт 1929 нчы елга кадәр үз хезмәтен башкарып килә.Совет хөкүмәте карарларын үтәүдән баш тарткан өчен аны 1929 елның 19 ноябрендә кулга алалар, шул елның 23 декабрендә 3 елга хөкем итеп концлагерьга җибәрәләр.
Ныклык, түземлек җитәрлек була Мәгъсумҗан хәзрәттә. Күп тапкырлар кыйналып, төрлечә мәсхәрәләнә, ачлыктан интегә. Сынмый-сыгылмый, концлагерьдан кайтып, кабат авыл халкына яшерен хезмәт итә башлый.
Әмма 1937 елның 30 октябрендә аны “халык дошманы”
дип кабат кулга алалар.
Мәгъсумҗан хәзрәтнең кадерләп саклана торган дини китапларын яндыралар, гаиләсен өйләреннән куып чыгаралар.
1937 нче елның 26 ноябрендә хәзрәтне үлем җәзасына хөкем итәләр, мөлкәтен конфискацияләү турында карар чыгаралар. 1937 нче елның 1 декабрендә Минзәлә төрмәсендә атып үтерәләр
Авыл мөэминнәренә бер гасырдан артык хезмәт иткән иман йорты 1929 елның 6 ноябрендә ябылган. Ул турыда Республика милли архивының Р-139 фондындагы 117 санлы дело документларында хәбәр ителә.
Шул укымышлы мулладан соң Боерган авылында дини тормыш туктала.
Архив документларыннан күренгәнчә, 1835 нче елда ук Боерган авылы имам- хатиб билгеләнгән ныклы авыл булган.
1990 нчы елларда мәчетләрне яңадан торгызу башланды, җомга намазларына, ураза, Корбан гаетләренә кача-поса йөргән мөселман агайлары хәзер тирә-юньгә ишеттерерлек итеп азан әйтәләр. Мәчетләрне бөтенесе бергәләп төзиләр. Мәчетне төзү тәкъдиме белән чыккан, төп чыгымнарны үзе күтәргән Илдар Нуриман улы Гыймазовка халык аеруча рәхмәтле.
1993 нче елның февраль аенда , колхозның гомуми җыелышында ,мәчет төзелешенә җаваплы кеше итеп ,Ясвиев Зөфәр Зиннур улы билгеләнде. Мәчет төзелеше 1993 нче елның май аенда башланды.Авылны мәчетле итүдә олы хезмәтләре кергән әтиле-уллы Зиннур hәм Зөфәр Ясабиевлар,Тәлгать Арсланов, абыйлы-энеле Миңнехәмәт hәм Нурмөхәммәт Нуриәхмәтовларның өлешләре аеруча зур.
Авыл картлары Тимергали ага Закиров,Мифтахов Фәрвәҗетдин,Сафин Шамил,Арслангали ага Гатауллиннарның матди ярдәмнәре дә бик урынлы булды. Манарага ай куйган, Ходай йортының ишеген ачкан көннәрдә hәр җирдә шатлык, горурлык хисе тантана итә. Боерганда шундый тантана 1994 елның октябрь аенда булды. Авылның урта бер җирендә горур басып торучы бу мәчет авылдашларның, якташларның зур тырышлыгы, шәфкатлелеге җимеше. “Кама” колхозы идарәсе (Җитәкче Рафис Фахразый улы Галиев), авыл советы (җитәкче Зарифҗан Мәхмүт улы Камилянов), хәтта район хакимиятенең дә ярдәме зур булды бу йортны салуда.
Зөфәр Ясабиев Казан Диния нәзарәтенә барып, мәчеттә була торган документлар, ягъни мәчет Уставын алып кайтты , авыл аксакаллары җыелып мәчет Уставын кабул иттеләр.
Мәчетнең олы юбилее алдыннан мәчеттә бик күп яңарту эшләре уздырылды, яңа веранда , баскычлар ясалды, утлар кертелде, мәчет манарасы буялды, чүп- чарлардан тазартылды. Мәчет бакчасына кара туфрак кайтарылды, үлән чәчелде.Бу хезмәтләрне башкарган авылдашларыбыз Фәрит Ясабиев, Гайнелхәмәт Хаҗиев, Айрат Шайхеләхмәтовларга олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Авыл китапханәсе тарафыннан мәчет тарихы , мәчет әһелләре барланды. Мәгълумәтләр стендка урнаштырылды , мәчет залларында куелды.
Бүген мәхәллә халкы мәчет төзелүнең 30 еллыгын бәйрәм итә.
Тантананың иң олы кунагы- Тукай районы имам- мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Саубанов, бәйрәм кунакларын сәламләп, тирән эчтәлекле вәгаз сөйләде. Ул авылның имам- хатибы Рәшит хәзрәткә рәхмәт хаты тапшырды, җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Боерган мәчете имам- хатибы Рәшит хәзрәт Мөхәмәтшин мәхәлләдәге эшләр, мәчеттә уздырылган изге йолалар, дини бәйрәмнәр турында әйтеп узды.Алдан ук әйтеп куям: бүгенге көндә Имамыбыз Рәшит хәзрәт авылда ислам дине кануннарын- яңа туган балага исем кушу,яшьләргә никах уку һәм мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын бик төгәл итеп үти. Мәчеттә һәрвакыт чисталык, тәртип .Ул яшь буынга дини, рухи- әхлакый тәрбия бирүне һәрчак игътибар үзәгендә тота. Абыстаебыз Нурсинә Нуруллина мәчеттә дини укулар алып бара. Иман йортының ишекләре һәркем өчен ачык. Түбәтәйле бабайларыбыз һәркөнне намазга килә, Рамазан аенда тәрәвих намазлары укыла, Ураза һәм Корбан гаетләренә авылдашлар бик теләп кайталар.
Аллаһы Тәгалә: “Кем мәчет төзергә ярдәм итә, шуның өчен җәннәттә йорт салам”, – дигән. Боерган мәчете төзелешенә җаваплы итеп билгеләнгән авылдашыбыз Зөфәр Ясабиев үз чыгышында мәчет төзүдә катнашкан һәркемне исемнәре белән атап, рәхмәт әйтте.
2022 нче елда , дини йолалар уздыру, укуларны оештыру өчен, мәчетнең бүлмәләре кечкенә булу сәбәпле, Рәшит хәзрәт җитәкчелегендә, авылдашлар киңәшеп, мәчеткә өстәп янкорма (пристрой) төзергә ниятләделәр . Бу ниятне авыл халкы дәррәү күтәреп алды . Халыктан барлыгы 886 мең 771 сум акча җыелды. Акчалата һәм төзелеш материаллары белән ярдәм иткән эшмәкәрләргә, авылдашларга зур рәхмәт!
2023 нче ел башында мәчет янкормасында укулар, дини мәҗлесләр уздырыла башлады.
Мәчет төзелүгә 30 ел тулуга багышланган дини мәҗлеснең икенче өлеше дә шушы матур залда, мул табын артында узды.Инсаф хәзрәт һәм Рәшит хәзрәтләрнең чыгышлары мәҗлескә тагын да затлылык өстәде. Мәҗлес ахырында мәрхүм Илдар Гыймазовны искә алып догалар укылды. (мәчетебез "Илдар" исемен йөртә). Мәчет төзү тәкъдиме белән чыккан, күпчелек чыгымнарны үзе күтәргән Илдарның рухы шат булсын.
Авылыбызның иманлы булуына шатланабыз.Авылның йөрәге- мәчет. Ул һәрвакыт эшләп торсын, дини йолаларыбыз үтәлсен иде.Авылыбызда моңлы азан тавышлары һәрчак яңгырасын !
Боерган башлангыч ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе, китапханә мөдире Флүзә Салимова.