Тамыр кайда- шунда танырлар
Тамыр кайда- шунда танырлар
Сирень Мөхибулла кызы Якупова , шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, Чаллы шәһәрендә яши.Ул безнең Тукай районы китапханәчеләренең иң якын дусты.Әдәби очрашуларда аның тыйнаклыгы, матур итеп аралашуы, үз шигырьләрен күңелгә үтәрлек итеп яттан укулары безне һәрчак сокландыра.Хөрмәтле Сирень ханым! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!Иҗат чишмәгез бүгенгедәй челтерәп аксын, китап, шигырь сөючеләрне матур иҗатыгыз белән һәрчак сөендереп яшәргә язсын ! Сирень Якупованың "Мәйдан" журналында басылган "Йорт",хикәясе, "Казан утлары" журналында басылган шигырьләре белән таныштык.
....Танымаслык булып үзгәрдем күк...
Авылыма кайтам- таныйлар
Саламы ул, олы каламы ул,
Туган җирдә икән тамырлар,
Тамыр кайда - шунда танырлар... #МФЦАкчарлак#Биюрганскаябиблиотека#Информационныйчас#Мәгълумәтсәгате