60 ел бергә!
#Тукайрайонына45
#60елбергә
#ҖәннәтһәмЗәкиГаррифуллиннар
#Биюрганскаябиблиотека
#МФЦАкчарлак
Тукай районында тырыш хезмәтләре белән дан казанган күренекле шәхесләребез байтак безнең. Шулар арасында Колыш авылында 60 ел бер- берсенә терәк булып, балалар тәрбияләп үстергән, колхозда бик озак еллар тырышып эшләгән Җәннәт апа һәм Зәки абый Гарифуллиннар гаиләсен бәйрәм белән котладык. Зәки абый- "Хезмәттәге батырлык"ордены белән бүләкләнгән игенчебез, Җәннәт апа- алдынгы савымчы. Кешеләргә ачык чырай күрсәтү,ярдәм итү,изге теләктә тору,булганына шөкер итү- бу гаиләнең асыл сыйфаты. Алар гомер кичергән йорт-йөзек кашы кебек балкып тора, сандугач оясыдай җылы, нурлы. Тәрбияләп үстергән кызлары-йөз аклыгы, горурлыгы, күңел сердәше,алтын бөртегедәй онык- оныкчыклары- балдан татлы кадерле җимешләр..
Гарифуллиннар гаиләсе-тирә-якта абруй казанган шәхесләр.Без алар белән горурланабыз.Киң күңелләре мәңге картаюны белмәсен, рухи күтәренкелек киләчәктә дә юлдаш, пар канатлы тормыш юллары яшь буынга үрнәк өлге , сәламәтлекләре нык, гомерләре озын булсын!