Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

#әдәбимарафон

Әдәби марафон 2021 ел #әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #татнетныүстерүфонды #минмилләткиләчәге#әдәбимарафон 
#минмилләткиләчәге 
#татарстанязучыларберлеге 
#татарстанкитапәшрияте 
#татнентныүстерүфонды
#ФәннурСафин 
#Тукайягы 
Күргәнем бар шундый кешеләрне 
(Башкаларны болай сагынмам), 
Егетләрчә җитди горурланып: 
-Без бит,-диләр,- Тукай ягыннан. 
Паспортларга түгел, күңелләргә, 
Йөрәкләргә уеп язылган: 
Минзәләдән булыйк, йә Чаллыдан- 
Без барыбер Тукай ягыннан! 
Якташларың, Тукай, сине укый... 
Бәләкәйдән, бала чагыннан. 
Күңелләрдә- синең якты җырлар, 
Синең моңнар күздә чагылган!.. 
Күпләр әйтер шуны, сорап кара 
Идел буе халыкларыннан. 
Башны горур чөеп әйтер алар: 
-Без,- диярләр,- Тукай каныннан!