Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Алиһәләр кодрәте бар, аналарның иңендә

Илебездә  әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 29 нчы ноябрь көненә туры килде.   Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.    

28 нче ноябрь көнне "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә уздырылган,"Алиһәләр кодрәте бар, Аналарның иңендә" дип исемләнгән бәйрәм тантанасына без алдан ук әзерләндек. Уздырылачак чара турында белдерү  язып, контактлар челтәренә, инстаграм битенә, авыл группасында мәгълумәт бирдек.Боерган, Калмия, Колыш, Иске Байлар авылларының  кул эше, аш- су осталарын кунак итеп чакырдык. Авылдашларыбыз, кул эше осталарының - Халисә Мулланурова, Әнисә Арысланова, Әнисә Салахова,Роза Габденурова, Фәимә Маннановаларның картиналарын алдан ук халыкка тәкъдим иткән идек, ә бүген Татарстан Республикасы рәссамнәр берлеге әгъзасы Хәния Гәрәеваның, Иске Байлар авылыннан Гөлфинә Шакированың, "Кызыл Калфак" балалар бакчасы мөдире Гөлфия Шамиловаларның кул эшләрен куйдык. Авылдашыбыз,оста чигүче Фәния апа Салихованың чиккән алъяпкычларын киеп бәйрәмгә килгән кызларыбызның милли киемнәре күз явын алырлык иде.Шәхсән минем үземә күлмәкне Таулар кызы Гүзәлия Адиева текте, аляпкычны матур итеп дустым Рәмзия Гарипова чигеп бирде. Рәхмәт яусын уңганнарыбызга!

Татар халкы кунакка беркайчан да күчтәнәчсез йөрми, аш-су осталарының тәмле ризыкларыннан бәйрәмебез табыны  сыгылып тора иде.Җыр- моңсыз бәйрәм буламени?Килгән кунакларга "Яран гөл"фольклор коллективы(җитәкчесе Рәхилә Фәттахова) "Алма җыю өмәсе" күренешен тәкъдим итте."Татарстан Республикасының атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү"бүләге иясе, Гөлсәрия Сәхәбиева, Рәзинә Сәетгәрәеваның "Мин көчле"исемле шигырен, Сәетнур Мөхәммәтшин , Шәмсия Җиһангированың "Кыйбла" шигырен искиткеч матур итеп сөйләүләрен әниләребез аеруча яратты. Авылыбыз җырчылары Заһирә Әхкыяметдинова, Эльмира Ханнановалар матур җырларын бүләк иттеләр. Иске Байлардан килгән талантлы , челтер тавышлы җырчыбыз Наилә Шәйхетдинованың җырлавы таң калдырды. Авылыбызның ак әбисе, озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучыбыз Гөлфирә апаның чыгышы аеруча эчтәлекле, күңелләргә үтте, җаннарыбызны җылытты.Иң матур милли кием дә аныкы булды, афәрин, Гөлфирә апа!

Хәния Гәрәева, Гөлфия Мәхмүтова, Гөлфия Шамилова,Гөлфинә Шакирова, Бибинур Хаматоваларның чыгышлары да  гаять тәэсирле булды.

Нур өстенә нур булып бәйрәмебезгә тәмле тортларын күтәреп, бер кочак роза чәчәкләре белән әниләребезне бәйрәм белән котларга килгән егетләребезне - район советы депутаты Әлфир Маннанов , авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәйхразыевларны хатын- кызларыбыз "Әниемә" җыры белән каршы алдылар. Егетләребезнең  ихтирамы,изге теләкләре үзләренә мең рәхмәт булып кайтсын, эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.Тагын да куанычлысы- роза чәчәкләрен Нәзилә һәм Әлфир Маннановларның  уллары- Айдар белән Илмир бүләк итеп җибәргәннәр!Аларга да олы рәхмәтләребезне юллыйбыз! Бу традиция дәвамлы булып, башка яшьләребез дә игелекле гамәлләрдән читтә  калмасыннар иде дип телибез.Бәйрәмебез мул табын артында, рәхәтләнеп аралашып, сөйләшеп бик озак дәвам итте.Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәйхразыев җитәкчелегендә тантананы оештырган , чарада катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәтләребезне юллыйбыз. Китапханә мөдире Ф.Салимова.