Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

"Калебкә дә, бәдәнгә дә шифа Галиҗанәб китап кәлимәсе"

 

27 нче ноябрь көнне Тукай муниципаль районы Боерган авылы җирлегендә, "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә ,Республиканың танылган язучылары белән очрашу уздырылды. "Калебкә дә, бәдәнгә дә шифа, Галиҗанәб китап кәлимәсе"дип аталган бәйрәмебезгә кунак булып килгән язучыларыбызның беренчесе- Вахит Шәйхенур улы Имамов. Ул - язучы-прозаик,  публицист, тарихчы, тарихи романнар авторы,  "Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, 2002 нче елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә, 1995 нче елда «Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге» нә, 2014 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә лаек дип табылды.1992 нче елдан- Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Вахит Имамовның күпкырлы әдип, талантлы язучы, үз халкының язмышы өчен көрәшүче  җәмәгать эшлеклесе . Аның бай, тирән фикерле чыгышын  балалар, укытучылар, авыл халкы бик кызыксынып тыңладылар, авыл тарихы, нигез салынган елы турында бик сораулар да бирделәр. 1635 нче елда безнең авылларга нигез салынганлыгын белдек. Тиздән Вахит абый Имамовның Тукай районы авыллары турында китабы басылып чыгачак, ул китапта Боерган авылы тарихы да урын алган.Татар милләте, аның телен саклауда армый- талмый олы хезмәтен куйган олпат язучыбыз белән горурланабыз.

Икенче кунагыбыз - ихлас, садә җанлы шагыйрь,без яратып тыңлый торган бик күп популяр җырлар, күңелләргә канат куя торган, ә кайчак уйга сала торган шигырьләр авторы Мирһади Разов. 

Ул- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире,Республика журналистлар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе.

 Аның бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1988), «Ләйсән» − моңлы бишегебез» (2009),” «Әдәби Чаллы» (2014) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрде,Соңгы елларда чыккан  "Җиләкле җәй" исемле китабын барыбыз да яратып укыйбыз.

Мирһади Разов шигъриятнең лирика һәм җыр жанрларында иҗат итә. Аның күп кенә лирик шигырьләренә үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан музыка языла. 1997 елда исә «Бизнес-Рекордс» студиясе «Чаллы сиреньнәре» исеме белән аның җырлары тупланган аерым аудиокассетасын чыгара

Гөлүзә Зыятдинова башкаруында Чаллы гимнына әйләнгән «Чаллы сиреньнәре» җырын белмәгән кеше юктыр. Шигырь авторы - Мирһади Разов, көен - Ринат Хәйруллин язган. Аның 500 дән артык җыры бар. Очрашуда катнашкан Боерган төп белем бирү мәктәбе укучылары  шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җыр укытучысы Вера Леонидовна җитәкчелегендә балалар аның җырларын башкардылар. Бәйрәмебездә үзенең кул эшләре күргәзмәсе белән Татарстан Республикасының рәссамнәр берлеге әгъзасы, танылган рәссам Хәния Гыйлметдин кызы Гәрәева да катнашты. Аның гаҗәеп картиналары, зәвык белән эшләнгән паннолар күз явын алырлык иде.Аның чыгышын д бик кызыксынып тыңладык.Мөхтәрәм язучыларга бүләк иткән  кул эшләнмәләре соклангыч иде. Рәхмәт яусын Хәния апа, танылган шәхесләребезгә онытылмаслык бүләк ясадыгыз!

"Калебкә дә, бәдәнгә дә шифа

Галиҗанәб китап кәлимәсе"исемле китап күргәзмәсе ясап куйдык, аңа  күзәтү дә ясалды.Район башлыгы Фаил Мисбахович башлангычы белән оештырылган мондый очрашулар, китап сүзе, татар телебезнең бөеклеген раслаучы олы бер вакыйгага әверелде дисәм дә ялгыш булмас! Язучыларыбызны хөрмәтләп, очрашуны оештырган авыл җирлеге башлыгы Фәнис Вәзиф улы Шәйхразыевка рәхмәтебезне юллыйбыз!