Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

"Әниемнең җылы кочагы" -әдәби тематик кичә.

#ТавларовскаяНОШ 
#ТавларовскийСК
#МфЦАкчарлак
#Биюрганскаябиблиотека
Таулар авылы клубында 8 март- халыкара-хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасы бик кызыклы,эчтәлекле, тәрбияви мизгелләргә бай булды. Эшсөяр, талантлы гаиләләр яши Тауларда . 3 бала үстерүче Илүзә-Разим Гилметдиновлар , 4 бала үстерүче Әклимә-Венир Бәшировлар, 3 бала үстерүче Зөлфирә- Илназ Солтановлар, 3 бала тәрбияләп үстергән Рәмзия Диммөхәмәтовалар балалары белән бергәләп искиткеч тамаша күрсәттеләр. Бәйрәмне матур җырлар, шигырьләр , уеннар белән авыл укытучысы Заһирә Әхкияметдинова сәнгатьле итеп алып барды.