Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Мәрхәмәтлелек

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

 "Мәрхәмәтлек"

 

Районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева  башлангычы белән "Мәрхәмәтлек" проекты эшли башлады. Бу проект  районыбызда яшәүче,  физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ,аларның тормышларын кызыклырак итү , төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла .Проект кысаларында уздырылачак чаралар , районның инвалидлар җәмгыяте, социаль яклау бүлеге, клуб  һәм китапханәләр системасы хезмәткәрләре белән берлектә тормышка ашырыла . Социаль- мәдәни ярдәм  иң беренче,  Күзкәй авылы җирлеге яны  -Боерган, Калмаш, Калмия авыл җирлекләрендә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен  уздырылачак. Бәйрәмебез Күзкәй мәдәният йортында өч мәйданчыкта әзерләнә.

 Беренчесендә,  районның  «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең  өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, урын өстендә ятучы инвалидларны карау- тәрбияләү турында мәгълумәт- дәрес бирәчәкләр.

 Икенче мәйданчык- яшүсмер һәм балалар өчен әзерләнә. Анда без физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга кызыклы уеннар, бәйгеләр, мастер- класслар тәкъдим итәбез.  

"Җанның гүзәл халәте"бүлекчәсе  катнашучыларга "ачык микрофон" уены тәкъдим итә, балалар шигырьләр укый, җырлыйлар. Шунда ук китап шүрлеге дә бар: бушлай китаплар алырга мөмкин.

 Өченче залда, "Көчле рухлылар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе,  фотозона эшләячәк.

 

 «Үз кулларың белән могҗиза» дип исемләнгән инвалидлар эшләре күргәзмәсе дә беркемне дә битараф калдырмас .

"Көзге нигъмәтләр" дип исемләнгән аш- су күргәзмәсе дә бәйрәмгә өй җылысы бирер , үзара дуслык,кунакчыллыкны күрсәтер, берләштерер.

 

   Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.

"Мәрхәмәт"проекты кысаларында уздырылачак чаралар башка авыл җирлекләрендә дә дәвам ителер дип уйлыйбыз.

 Мероприятие , в рамках проекта "Милосердие"  направлено на привлечение внимания к проблемам инвалидов, полное и равное соблюдение прав человека и участие инвалидов в жизни общества.  

 

 “Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк"