Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Тукай-сүнмәс йолдыз ул

Мусабай-Завод авылының "Кояшкай" балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган шигырь бәйрәме узды. Балалар Тукайның "Су анасы", "Сарык белән кәҗә" әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бергәләп "Туган телне" җырладылар.