Яңа китап-яңа дус
Мусабай-Завод авылы китапханәчесе, яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре янына кунакка барды. Нәниләр белән бергәләп, балалар өчен иҗат итүче шагыйрьләрне, язучыларны искә төшердек. Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Лев Толстой кебек язучыларны санап күрсәттеләр алар. Зур кызыксыну белән яңа китап битләрен актардылар, матур рәсемнәрен карадылар. Тәрбияче апалары Людмила Хафизова тагын да якыннанрак таныштыру, аларга кызыклы әкиятләрне, матур шигырьләрне уку өчен, китаплар сайлап алды. “Сез китап яратасызмы? дигән сорауга балалар бертавыштан “әйе” дип җавап бирделәр. Әлегә аларга китапларны әти-әниләре, апа-абыйлары, тәрбияче апалары укый. Хәреф танып, укырга өйрәнгәч, үзләре дә китапны яратырлар, китап аларның якын дустына әйләнер дип ышанабыз.