Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә күренекле әдип Факил Сафин белән очрашу узды

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә күренекле әдип Факил Сафин белән очрашу узды. Очрашуда Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Әлфия Ситдыйкова,  җырчы-галимә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова да катнашты. Әдәби кичәгә язучының иҗатын яратучы, хөрмәт итүче китап укучылар  җыелган иде. “Сәйлән” балалар бакчасы нәниләре, урта мәктәп укучылары әдипнең балалар өчен язган шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Районның авыл китапханәчеләре язучының туган җир, туган телгә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Кичәне, күпкырлы талант иясе Ф.Сафинның иҗатын һәм тормыш юлын бик оста сурәтләп,   китапханәчеләр Зөлфия Мингалиева белән Илнара Харисова алып барды. Очрашуда катнашкан китап сөючеләр җырчы Дания Сибгатуллина- Нигъмәтҗанова башкаруында Факил Сафин иҗат иткән җырларны яратып тыңлады. Мәшһүр җырчы Илһам Шакиров туып-үскән Яңа Бүләк авылында узган очрашуыбыз Д.Сибгатуллина башкаруындагы Ф.Сафин иҗат иткән “Яшик әле” җыры белән тәмамланды.