"Рухият" ветераннар клубында әниләр бәйрәме
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Мусабай-Завод авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Рухият" клубы өлкәннәрен бәйрәм табыны әзерләп, кунакка чакырдык. Бәйрәмгә җыелган апалар үзләре дә табынга халкыбызның милли ризыклары-гөбәдия,чәк-чәк, тәбикмәкләр пешереп килгәннәр иде. Мул ризыклы өстәл артында, үзләренең әни булган көннәре, гаиләләре, балалары белән бәйле кызыклы вакыйгаларны искә алып, бик күңелле ял иттеләр алар. Чара газиз әниләребез турында шигырьләр, матур җырлар, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.