Мусабай-Завод авылы китапханәсе "Еники әсәрләрен укыйбыз" акциясендә катнашты
Мусабай-Завод авылы китапханәсе Татарстан Республикасының халык язучысы Ә.Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз» дигән төбәкара Еники укулары акциясенә кушылды. Әлеге чарада авылыбызның өлкән буын китап укучылары бик теләп катнаштылар. Китапханәче китап укучыларны күренекле язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Алар, зур кызыксыну белән, «Әйтелмәгән васыять», “Җиз кыңгырау”, “Матурлык”, “Соңгы китап”, “Хәтердәге төеннәр” әсәрләрен һәм хикәяләрдән өзекләрне рус һәм татар телендә укыдылар, әсәрләр буенча фикер алыштылар. Китап сөючеләр язучының иҗатына багышлап оештырылган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.