Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

И туган тел...

Халыкара туган тел көне уңаеннан, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, урта мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары өчен  (җитәкчеләре Хайруллина Р.Ф., Гыйләҗева Р.Ф.) "И туган тел..." дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче балаларны туган тел көнен билгеләп үтү тарихы белән таныштырды, "Мәкальнең дәвамын тап", "Сүзләр яса" биремнәрен тәкъдим итте. Алар, бу биремнәрне үтәп, үзләренең тапкыр, зирәк булуларын күрсәттеләр. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, милли уеннар уйнадылар. Бигрәк тә, "Түбәтәй" уенын яраттылар. Әдәби сәгатьне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.