Дмитрий Менделеевның казанышлары
Д.И.Менделеевның химия фәненең нигез ташларының берсе – химик элементларның периодик законын ачуга һәм аларның периодик системасын төзүгә 150 ел тулу уңаеннан, БМО Генераль Ассамблеясе 2019 елны Халыкара химик элементларның периодик таблицасы елы дип игълан итте. Мәшһүр галимнең үзенең дә 8 февральдә тууына 185 ел тулды. Шул уңайдан Мусабай-Завод урта мәктәбендә, югары сыйныф укучылары белән, «Дмитрий Менделеевның казанышлары» дип исемләнгән әңгәмә узды. Мәктәпнең зур тәҗрибәле химия-биология укытучысы Флюра Абдуллина укучыларга галимнең тормыш юлы, бөтен дөньяга танылган ачышлары, аның яраткан шөгыльләре һәм тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Чара укытучы тарафыннан әзерләнгән тирән эчтәлекле презентация белән үрелеп барды. Укучылар Дмитрий Менделеевның химия генә түгел, ә физика, геология, икътисад белеме, метеорология, педагогика кебек башка фәннәрдә дә казанышлары барлыгы турында белде. Алар чарада үзләре дә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, кроссворд та чиштеләр. Китапханәче "Кызыклы химия" һәм Дмитрий Менделеевның, башка бик күп танылган шәхесләрнең тормыш юлын чагылдырган "Жизнь замечательных детей" исемле китапларга күзәтү ясады һәм аларны укучыларга тәкъдим итте.
Д.И.Менделеев республикабызда иң хөрмәт ителүче галимнәрнең берсе. Химиклар каласы - Менделеев бөек галим исемен йөртә.