Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

"Кояшкай" бакчасы нәниләре - китапханәдә кунакта

Мусабай-Завод авылының "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз авыл китапханәсенә кунакка килде. Алар иң элек китапханә белән таныштылар. Анда бик күп китап "яшәвен", һәрберсенең үз урыны булуын белделәр. "Тылсымлы куллар", "Салават күпере", "Маша и медведь" журналларын, "Көмеш кыңгырау" гәҗитен, күз явын алырлык матур, төсле китапларны кызыксынып карадылар. Балалар "Мин кайсы әкияттән?" уенын яратып уйнадылар.15 февраль-Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, китапханәче балаларга герой-шагыйрь турында да сөйләде. Аның "Сәгать" дип исемләнгән шигырен укыды. Чара ахырында китапханәче балалар бакчасына бүләккә китаплар тапшырды һәм балаларны серле китап дөньясына тагын да чакырып калды.