Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, урта мәктәп белән берлектә, "Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате үтте. Балалар, календарь битләрендә үз урынын алып, "Билгесез солдат көне" буларак теркәлгән бу көннең тарихы белән таныштылар. "Хәтер китабы" битләрен актарып, Мусабай-Завод авыл җирлегенең батыр солдатлары фамилияләрен укыдылар. Тәрбия сәгате ахырында балалар белән һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Бу көн-Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм искә алу көне. Яшь буын өчен батырлык үрнәге алар.