Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Шифалы шигырьләр язучы

 Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан, Мусабай-Завод авылы урта мәктәбендә шигырьләрне кычкырып уку сәгате уздырдык.  Башлангыч сыйныф укучылары Ш.Галиевның кызыклы да һәм шул ук вакытта гыйбрәтле дә шигырьләрен чиратлап укыдылар. Укучылар шулай ук "Шифалы шигырьләр язучы" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән таныштылар һәм шагыйрьнең иҗатыннан кызыклы фактлар белделәр.