Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Без дә комсомол идек

       29 октябрьда, кайчандыр иң күп санлы яшьләр оешмасы булган комсомол төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.  Бер гасырлык юбилее булган ВЛКСМ тарихта  үзенең шактый тирән эзен калдырды.

     Шул уңайдан,  Мусабай-Завод авылы китапханәсендә “ Без дә комсомол идек” дип исемләнгән кичә-очрашу узды. Чарада, яшьлекләре комсомолда үткән, төрле буын вәкилләре катнашты. Китапханәче комсомолның тарихы, аның Ватанга мәхәббәт белән сугарылган традицияләре турында сөйләде, кызыклы фактлар китерде. Китапханәче тарафыннан комсомол юбилее уңаеннан викторина сораулары да әзерләнгән иде. Чарада катнашучылар комсомол тарихына, бөек төзелешләренә, Ленин комсомолының батыр ул һәм кызларына багышланган бу сорауларга төгәл җаваплар юлладылар.

    “Олы яшьтә булсак та, ул чорны сагынып искә алабыз, комсомолда эшләгән чагыбыз  һаман да йөрәк түрендә саклана”, диләр Римма апа Ибатуллина белән Фәридә апа Фәрхетдинова. Алар, комсомолда чын тормыш мәктәбе узган өлкәннәребез, бүген дә активистлар, тынгысыз оештыручылар.  

       Чарада катнашучы һәркем сүзен “бүгенгедәй хәтердә....”дип башлады. Комсомол сафларына кабул ителеп, мәктәпнең башлангыч комсомол оешмасы секретаре булган Фәридә Әгләҗева да үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Сыйныфлары белән йөк машинасында Чаллы шәһәренә барып комсомолга керүләре, үзенә йөкләнгән комсомол взносы җыеп тапшыру зур җаваплылык булуы турында искә алды ул.

     Очрашуда катнашучыларның әйтер сүзләре, уртак фикерләре, хатирәләре бик күп иде. Район үзәгенә барып, тантаналы рәвештә комсомол сафларына керү, кулларга комсомол билетын алып, аны кадерләп саклау зур мәртәбә иде шул.

       Китапханәдә  шул еллардагы ВЛКСМ символы булып торган әйберләр, гәҗит материаллары,  илебезнең батыр ул һәм кызлары турында язылган китаплар урын алган күргәзмә дә эшләде. Чарада катнашучылар шигырьләр тыңладылар, бергәләп комсомол турындагы җырларны башкардылар.