Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Без сабыйлар иленнән бит...

Мусабай-Завод урта мәктәбендә язучы, шагыйрь, драматург Ләбиб Лерон белән очрашу узды. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Вильданова әзерләгән әдәби кичәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты киң яктыртылды. Укучылар Ләбиб Леронның кызыклы һәм шул ук вакытта тирән эчтәлекле шигырьләрен зур тәэсирләнү белән сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар авыл китапханәчесе тарафыннан әзерләнгән "Без сабыйлар иленнән бит..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм Алсу Габделхакованың кул эшләре күргәзмәсе белән таныша алдылар. Әдәби кичәдә язучы китап сөючеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, мәктәпкә һәм авыл китапханәсенә үзенең китапларын бүләк итеп калдырды.