Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Китаплар дөньясына сәяхәт

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен газета-җурналларга, яңа китапларга күзәтүләр әледән-әле үткәрелеп тора. Яңалыклар белән танышу максатыннан, бүген 1-3 нче сыйныф укучылары китапханәдә кунакта булдылар. Китаплар дөньясына сәяхәт итеп, алар шигырьләр, хикәяләрне кычкырып укыдылар, китап күргәзмәләре белән таныштылар, иң кызыклыларын өйләренә дә яздырып алдылар.