Чәчәк ат, Татарстаным!"
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә Республика көненә багышланган "Чәчәк ат, Татарстаным!" дип исемләнгән чара узды. Балалар командаларга бүленеп, Татарстаныбызның гүзәллеген рәсемгә төшерделәр, әдәби викторина сорауларына төгәл җаваплар биреп, Татарстан буйлап сәяхәт иттеләр. Республикабызның һәм татар халкының тарихын чагылдырган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.