Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

"Без Тукайлы халык"

19 апрель көнне, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, Тукай марафоны кысаларында, "Без Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәбезне бөек шагыйребез сүзләренә иҗат ителгән "Бәйрәм бүген" җыры белән башлап җибәрдек. Шагыйрьнең тормыш юлын кыскача гына тагын бер кат искә төшерүдән башланып киткән кичә, Тукайны укучылар да, бакчага йөрүче нәниләр дә яхшы беләләр дигән фикер калдырды. Тукай марафонына балалар бик ныклап әзерләнгәннәр. һәрбер бала Тукай шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләде, алар ясаган рәсемнәрдән, "Тукай әкиятләре безнең рәсемнәрдә" дип аталган күргәзмә оештырдык. Кичәдә балалар һәм зурлар өчен "Тукайны укып үсәбез" һәм "Тукай эзләре буйлап" исемле китап күргәзмәләре урын алган иде. Олысы-кечесе күргәзмә белән дә танышты. Бәйрәмне бөек Тукаебызның "Туган тел" җыры белән тәмамладык.