"Без ачасы серләр бар"
18 апрель көнне, Теләнче-Тамак авылы китапханәсендә, "Без ачасы серләр бар" дип исемләнгән бик матур кичә-очрашуда булып кайттык. Бу очрашу бик тә зәвыклы язучы, күп китаплар, шул исәптән "Ел китабы" бәйгесендә җиңеп чыккан "Таллыкүлдә былбыл бар" китабы авторы Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗатына багышланды. Китапханәчеләр кичәне төрледән-төрле сораулар биреп, язучының һәрбер әсәренә анализ ясап, бик эчтәлекле итеп алып бардылар. Ә Айгөл Әхмәтгалиева тыйнак кына, һәрбер сорауга тирән, кызыклы җаваплар бирде. Очрашуда китап сөючеләр язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Чын мәгънәсендә җаннарыбызга рухи азык, күңелләребезгә аклык-пакълык алып, әле алда тагын да очрашулар насыйп булсын дип таралыштык без бу кичәдән.