Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Ветераннарның "Балкыш" фестивале

Мусабай-Завод авылы мәдәният йортында, авыл җирлеге ветераннары катнашында, "Балкыш" фестивале үтте. Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 73 еллыгына һәм Комсомолга100 ел тулуга  багышлап уздырылды. Авылыбыз ветераннары моңлы җырлары, эчтәлекле шигырьләре, дәртле биюләре белән тамашачыларны таң калдырды. Районда узачак гала-концертка ветераннарның "Умырзая" ансамбле үтте, өлкәннәр тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр югары бәяләнде.