"Табышмаклар кичәсе"
Китапханәдә балалар белән "Кызыклы табышмаклар" кичәсе үтте. Балаларны татар фольклоры белән таныштыруны дәвам итеп, бу көнне ике төркемгә бүленеп, табышмаклар әйтештек. Кичәдә"Татар халык табышмаклары" китабын кулландык. Балалар зирәк һәм бик җитез булып чыктылар. Ике төркем дә сынатмады, дуслык җиңде.