"Халык җырлары кичәсе"
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Татар халык җырлары" кичәсе узды. Кичәдә катнашучы өлкән яшьтәге апа-абыйлар милли көйләребезне башкару белән беррәттән, халкыбызның җырлы-биюле уеннарын да искә төшереп, рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар. Китапханәдә оештырылган "Халкыбыз мирасы" күргәзмәсе белән таныштылар.