Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Туган жиргэ мэдхия.

 

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә “Туган якка мәдхия” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапларның авторы безнең авылдашыбыз ,2007 елдан Татарстан Язучылар бер-леге әгъзасы Гыймран Вәлиәхмәт улы Сафин.

 Авылыбыз  мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында укыганда ук шигырьләр яза башлый ул. Казанда укыганда да иҗат итуен дәвам итә.Казан авиация институтында белем алып,1969 елдан ул Ижауда радиозаводта инженер булып хезмәт итә.

Ижауда татар телендә “ Яңарыш” газетасында аның шигырьләре даими басылып тора.

Китап кургәзмәсенә кузәту ясаганда аның шигырьләрен кычкырып укыдык. Бу шигырьләрдә туган җир,  нигезебез урнашкан туган авылга,  аның табигатенә булган мәхәббәте, әткәй-әнкәсенә,туганнары,тормыш иптәше,балалары дусларына булган хөрмәте  ярылып ята.