Кереп барам гомер көзләренә.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Шушы уңайдан без дә сез кадерлеләребезне кунакка дәштек.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайлар турында алай еш уйламыйбыз.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.
Кадерлеләрдән – кадерлерәк, сөйкемлеләрдән – сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшүөчен сезне бүгенге кичәгә чакырдык. Бу бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. Без сезнең турыда шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, хикәяләр укыйбыз. Сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый болгавыр заманда балаларыбызны миһербанлы,шәфкатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез бик кирәк. Гаиләдә буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Сау-сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!