Курше фест
Мусабай-Завод авылында, 3 катлы йортлар янында, урам бәйрәме уздырылды.Җәй белән саубуллашып көзгә аяк басканда, авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты.Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Зөлфәт кызы ачып җибәрде,ул җирлектә булган яңалыклар,эшлэнгзн эшләр турында сөйләде. Үткәрү урыны очраклы гына сайланмады –ишегалды 2023 елда “ Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелде.
Сәламләү сузе белән Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Арслангали кызы чыгыш ясады.
Мәдәният йорты директоры Янира Фаиз кызы җитәкчелегендәге “ Умырзая” фольклор ансамбле кызлары җыелган халыкка үзләренең матур җырларын бүләк итте. Килгән авылдашлар да җырлап,биеп күңел ачтылар.
Балалар өчен китапханәче тарафыннан мастер-класс үткәрелде.
Сату мәйданчыгы,чәй өстәле гөрләп торды.Кайнар коймак белән сыйланмаган кеше калмады.
Мондый бәйрәмнәр тормышны тагын да яктырта,халыкка яңа тәэсирләр бүләк итә,кешеләр арасында элемтәлэрне ныгыта.