Балыкчы коне.
«Балык тота яр буенда, җәй аенда балыкчы», – дип шигырьләрдә генә сөйләнми, чынлыкта да җәйнең матур көннәрен су буенда үткәрергә яратучылар вакытларын бушка уздырмый. Балык тоту тынычландыра, уйландыра һәм җанга үзенә күрә бер рәхәтлек бирә.
Шушы көннәрдә Мусабай-Завод авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре хәм китапханәче
балаларны күл буена “Балык тоту” бәйрәменә чакырды.
Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк, ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман. Ә менә елга буена барып суга кармак сала башласаң, шомакайларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың. Авылыбызның мәктәп артындагы күлендә балалар белән рәхәтләнеп балык тотып, уеннар уйнап, баллы кучтәнәчләр ашап,тәмле сулар эчтек. Икенче юлы килгәндә уха пешерербез дигән уйлар белән таралыштык.