Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Чистый берег

Чишмә - Чиста су чыганагы, чишмә суы кешеләргә күпме файда, шатлык һәм чисталык бүләк итә. Безнең авыл чишмәләргә бик бай.Вакытында карап,чистартып торсаң гына чишмә буйлары матур  була.Шуны истә тотып Мусабай-Завод авыл җирлеге ,мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Чиста чишмә"экологик акциясе үткәрдек. Акция барышында  чишмә янындагы территорияне  чүп-чардан, үскән үләннәрдән һәм тамырлардан чистарттык. Улагына тулган ком ташларны җыеп алдык.Буылып торган пычрак суны агызып җибәрдек.  

Без авыл халкы да, бигрәк тә яшь буын да чисталыкка битараф булмаслар, чишмәләрне, елга ярларын, ял итү урыннарын чисталыкта тотудан читтә калмаслар дип өметләнәбез.