Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Гайлэ белэн укыйбыз

Китап күргәзмәсе “Гаилә белән укыйбыз”
Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә – әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Шул максаттан Мусабай-Завод авыл китапханәсендә   ”Гаилә белән укыйбыз” исемле  туган телебезгә мәхәббәт уятырдай, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз белән таныштыручы китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.