Азбука безопасных дорог.
Безнең көннәрдә балаларның юлларда иминлеге җитди проблема булып тора. Хәрәкәттә катнашучылар арасында балалар иң тәртипсез җәяүлеләр. Ел саен шәһәр,авыл юлларында һәм урамнарында күп кенә юл-транспорт һәлакәтләре була, нәтиҗәдә балалар һәлак була һәм җәрәхәтләнә.
Шуны истә тотып Мусабай-Завод авыл китапханәсе «юл әлифбасын һәркем белергә тиеш»дигән танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга транспорт чараларының нинди булуы турында сөйләде һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәтендә актив катнашулары һәм барлык кагыйдәләрне үтәргә тиешлекләре турында искәртте. «6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре» китабы ярдәмендә балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре белән таныштылар: юлларда үзеңне ничек тотарга, юлны ничек дөрес кичәргә, кайда уйнарга мөмкин, ә кайда тыелган. Алар светофор һәм тротуарның нәрсә икәнен һәм җәяүлеләр кичүенең ни өчен «зебра»дип аталуын белделәр. Материалны беркетү өчен «Юл кагыйдәләре» уен-викторинасы үткәрелде, анда балалар җавап бирде