маленькая страна
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
Без бәйрәм уңаеннан балаларга күңелле бәйрәм — балалар Сабан туе үткәрдек. Бәйрәмдә кечкенә дуслар өчен төрледән-төрле уеннар оештырылды: “Капчык киеп йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тарту”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” һ.б Балалар җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә ярыштылар. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.