Сезнен тормыш узе батырлык
Бөек җиңүнең 80 еллыгы көнендә Мусабай-Завод авылында кайнар нокталарда һәм вакытлыча хәрби операциядә һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Чарага геройларның әти-әниләре, балалары да килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Зөлфәт кызы килгән халыкны Җиңүнең 80 еллыгы белән кайнар котлады, тыныч күк йөзе теләде.Мәдәният йорты директоры Янира Аминова бәйрәмне матур эчтәлекле шигырьләр сөйләп алып барды. Мәктәп укучылары, укытучыларның җыр биюләре кунакларның күңеленә хуш килде.