Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Туган телем-Тукай теле

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышлап Мусабай-Завод урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары китапханәдә кунакта булдылар. Алар белән “Туган телем-Тукай теле” дип аталган әдәби чара уздырдык.
Чара башында балалар китапханә белән танышты, китаплар белән ничек дөрес эш итәргә, китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тыңладылар.
Аннары мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә белән таныштылар,китапханәче аларга кечкенә Апушның балачагы,аның истәлекләре, әкиятләре турында кыскача мәгьлүмәт җиткерде.Чара ахырында балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.