Әфган сузе өшетә җаннарны.
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 36 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Мусабай-Завод авыл китапханәсендә шуңа багышланган Әфган сугышында катнашкан авылдашлар белән очрашу узды.Алар үзләренең тау-таш арасында,үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәхшәтен,бөтен авырлыгын хәм газапларын ,кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә ничек татыганнары турында сөйләделәр..
Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.