Рухият клубында очрашу.
Мусабай-Завод авыл китапханәсендә культура йорты белән берлектә "Рухият " өлкәннәр клубының "Яна 2025 нче елны каршылау" га багышланган очрашу кичәсе үткәрелде . Очрашуга Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләредә чакырылган иде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Зөлфәт кызы башлап җибәрде, ул узган 2024 елда эшләнгән эшләр турында кыскача мәгълүмәт читкереп кунакларны бәйрәм белән котлады. К ыш бабай белән кар кызы кунакларны биетеп, жырлатып күңелләрен күрде.Бәйрәм мул чәй өстәле артында дәвам итте. Төрле уеннар,башваткычлар чишеп вакып узганы сизелмидә калды. Соңыннан махсус хәрби операция дә катнашучы батырларның әниләренә яңа ел кучтәнәчләре тапшырылды.