Эниемнен жылы кочагы.
Әни... якты кояшка тиң, иң кадерле кеше. Дөньяда бәлки шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмче кеше юктыр. Кеше кайда гына булса да, ни эшләсә дә, иң кирәк урын – әни янында, туган йортта. Ничә яшьтә булса да, һәркем үкереп елаган вакытта әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерли. Башны сыйпап, бишек җырларын көләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гомер таянычы ул әни. Ул һәрберебез өчен иң кадерле, иң яхшы, иң матуры, гомумән, тормышта иң әһәмиятле кеше. “Әни, әнием, әнкәй” - дип назлап әйтәбез дә, күңелебездәге бөтен хис-кичерешләребезне шул гади сүзгә салабыз. Ә бит шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез!
Хатын-кызның иң югары бурычы – әни булудыр, чөнки “әни” - бала әйткән беренче сүз. Бу сүз дөньяның күпчелек телләрендә бер үк төрле яңгырый һәм дөньяда иң якын, иң яраткан кешене атый.
Мусабай-Завод авыл китапханәсендә «Рухият” өлкәннәр клубында Әниләр көненә багышланган кичә үтте.Мул чәй өстәле артында кунакларны авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Зөлфәт кызы бәйрәм белән котлап,үзенең изге теләкләрен җиткерде.Китапханәче Фәридә Әгъләҗева бәйрәм кичәсен бик эчтәлекле,күңелгә үтеп керешле итеп алып барды.Мәктәп укучыларының чыгышы йөрәкләргә дәрт өстәде,өлкәннәр аларга сокланып карап,яшьлекләренә кайтып килгәндәй булдылар.Яшьлектәге җырларын җырлап,матур шигырьләр сөйләп күңелләрен күтәрделәр.Әниләр күңелендә бу кичә матур хатирә булып озак сакланыр.