Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Рухият клубында очрашу.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Мусабай-Завод авыл китапханэсендэ "Рухият" өлкәннәр клубының чираттагы очрашуы узды.. Мул табын артында кунакларны авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Зөлфәт кызы бәйрәм белән тәбрикләде.Төрле тармакларда эшләп лаеклы ялга чыккан авылдашларның уртак  сөйлэшер сузләре бик куп булды.Матур җырлар,шигырьләр тыңлап бәйрәм бик куңелле узды.Татар халкының аерылмас гармун моңнарын оста итеп уйнаучы Рәмзия Юсуф кызы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Мондый очрашулар куңелгә дәва бирә- дип таралышты Рухиятлеләр.