Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

җылытасы килә дөньяны

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында басылып чыга.1999–2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-берартлы республика газета-журналларында күренә башлый, “Сабантуй” газетасында шигырьләре басыла. .Китапханэдэ Ленар Шэехов ижатына багышланган китап кургэзмэсе оештырылды,анда анын тормышы , ижаты белэн танышырга була.