Өлкәннәр көне белән .
Өлкән буын ихтирамга лаек,
Безгә –маяк,тормыш юлыбызда.
Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр
Телибез без бүген барыгызга.
Бала, оныкларга кирәк булып
Кадер, хөрмәт кенә бары тоеп.
Яшәгезче әле, картаймагыз,
Яшь бара бит, диеп, уфтанмагыз.
Сез булганда әле, без – бәхетле.
Нур бөркелә сезнең йөзегездән.
Бәйрәм сәламе итеп, җылы сүзләр
Һәм теләкләр кабул итегез .
Мусабай-Завод авылы клубында уткәрелгән"ӨЛКӘННӘР КӨНЕ" бәйрәм чарасына килә алмаган авылдашларны өйләренә барып бәйрәм белән котлап,хәл-әхвәлләрен белешеп кайттык.