“Балачак калды еракта, калды еллар түрендә...” Шагыйрь, драматург Рафис Корбанга 65 яшь
Балалар шагыйре һәм язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанга (Рафис Харис улы Корбанов) 65 яшь тулу уңаеннан, Мусабай-Завод авыл китапханәсендә “Балачак калды еракта, калды еллар түрендә...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Китапханәче Рафис Корбанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шагыйрьнең “Минем туган көнемдә”, “Тимерле чәй” исемле китапларыннан шигырьләре кычкырып укылды, табышмаклар әйтелде.