Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Бары илем, телем белән бәхетле була алам

Мусабай-Завод авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронга 60 яшь тулу уңаеннан "Бары илем, телем белән бәхетле була алам" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының балалар һәм зурлар өчен язылган шигырь китаплары, проза әсәрләре, әдипнең үзе турында язылган мәкаләләр һәм аның әсәрләре басылып чыккан газета-журналлар урын алды. Күргәзмә аша китап укучылар язучының күпкырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныша алачаклар.