Туган җирем тургай булып, сыйган күңел читлегенә
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Марсель Баян улы Галиевка 75 яшь тулу уңаеннан "Туган җирем тургай булып, сыйган күңел читлегенә" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә М.Галиевның шигырь китаплары, проза әсәрләре, аның күп санлы әсәрләре басылып чыккан журналлар урын алды. Китапханәче тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады. Күргәзмә аркылы китап укучылар язучының күпкырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар.