Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Кереп барам гомер көзләренә

Ташкичү авылында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм мул табынлы өстәл артында, матур җырлар, тирән эчтәлекле шигырьләр тыңлап, бик күңелле узды. Авыл җирлеге башлыгы Ф.Әгъләҗева котлау сүзләрен җиткерде, өлкәннәрнең сорауларын, фикерләрен тыңлады. Бәйрәмгә җыелган өлкәннәр китапханәче тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар, “Авылым елъязмасы” дип исемләнгән фотоальбомны кызыксынып карадылар, өйләренә китаплар яздырдылар. Кичәне клуб мөдире А.Зарипова эчтәлекле сценарий буенча эзлекле итеп алып барды. Бәйрәм, өлкән буын апалар үзләре, мәктәп укучылары  Диләрә белән Алинә башкаруындагы дәртле җырлар, шигырьләр, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Табын артында өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен яңартып, рәхәтләнеп сөйләштеләр,  изге теләкләрен юлладылар.