Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

"Җир-Кояшның кызы. Мин-Җирнеке."

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә шагыйрә, прозаик, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Сирень Якупова иҗатына багышланган "Җир-Кояшның кызы. Мин-Җирнеке" дип исемләнгән  күргәзмә оештырылды. Анда шагыйрәнең китаплары, күп санлы шигырьләре, хикәяләре басылып чыккан гәҗит-журналлар урын алды. Китапханәче, күргәзмәгә күзәтү ясап, шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды, аның "ачык-җете төс"ләрдән торган шигырьләрен кычкырып укуны оештырды. "Мәйдан" журналының "Мәйданчык" кушымтасында урын алган шигырьләрен балалар да бик яратып укыдылар.