Җәй, китап һәм без-дуслар
Мусабай-Завод авыл китапханәсе мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Китаплы җәй" дип исемләнгән экскурсия оештырды. Балалар туган авылыбызның гаҗәеп табигать дөньясына сәяхәт кылдылар. Алар бик матур ике чишмә янында булдылар. Китапханә мөдире балаларны чишмәләрнең тарихы белән таныштырды. Шулай ук саф һавада уку оештырылды. Табигатьтә балалар бик теләп китаплар һәм журналлар карадылар, җәй турында шигырьләр укыдылар.