Моңнар шагыйре - Гәрәй Рәхим
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимгә 80 яшь тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап, күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының китаплары, шигырьләре һәм хикәяләре басылган "Мәйдан", "Казан утлары"журналлары һәм публикацияләр урын алды. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә, шулай ук күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү үткәрелде.